ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Рубин" футболчысы Самуэль Гарсия Испания клубына күченде

25 август 2017, 10:27

27 яшьлек ярымсакчы "Леванте" командасы өчен уйнаячак.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футбол клубы ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешүне өзде. Әлеге хәбәрне клубның матбугат хезмәте раслады. 27 яшьлек футболчы Испаниянең "Леванте" командасы өчен уйнаячак.

Казан клубы белән Испания ярымсакчысы 2016 елның июнендә килешү төзегән иде. Әмма ул составка эләгә алмау сәбәпле, узган сезонның икенче яртысында Испаниянең "Леганес" командасына арендага бирелде.

Самуэль Гарсия "Рубин" өчен 15 матчта уенга чыкты һәм 1 гол кертте – командага Россия кубогының 1/4 финал раундына чыгарга ярдәм итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10