ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркиядән Ted Travel операторы клиентлары чыгарыла башлый

25 август 2017, 08:38

Туристлар кунакханәдә бер көнне үз хисапларына уздырачак.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Төркиядән үз эшчәнлеген туктаткан Ted Travel туристлык операторы клиентлары чыгарыла башлый. Бу хакта Россия туризмы хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. 

Туристлар кунакханәдә бер көнне үз хисапларына яшәячәк, соңрак аларга компенсация түләнә, диелә хәбәрдә. Исегезгә төшерәбез, 24 августта Ted Travel операторы, Төркиядә Коксаки вирусы таралу сәбәпле, үз эшчәнлеген туктатуын җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10