ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия халкының 83 проценты Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлегеннән канәгать

24 август 2017, 10:29

Россиялеләрнең 57 проценты тулаем алганда илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, бу – ел башыннан алып караганда иң югары күрсәткеч.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Владимир Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлеген гражданнарның 83 проценты хуплый, 15 проценты аның эшеннән канәгать түгел, дип хәбәр иткәнәр «Интерфакс»ка «Левада үзәге»ннән.
 
Дмитрий Медведевның Премьер-министр постындагы эшчәнлеге респондентларның 48 процентын канәгатьләндерсә, 51 проценты аннан канәгать түгел. Хөкүмәтнең эшчәнлеген Россия халкының 50 проценты хуплый, канәгать булмаучылар – 49 процент.
 
Дәүләт Думасы эшен респондентларның 42 проценты хупласа, 57 проценты аннан канәгать түгел. Россиялеләрнең 52 проценты үз губернаторларының эшчәнлеген хуплый, канәгать булмаучылар – 46 процент.
 
Сораштыру мәгълүматлары буенча, Россиялеләрнең 57  проценты тулаем алганда илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, бу – ел башыннан алып караганда иң югары күрсәткеч. 29 проценты капма-каршы фикердә булса, 13 проценты җавап бирергә кыенсынган. 
 
Сораштыру 18-22 август көннәрендә Россиянең 48 төбәгендәге 137 торак пунктта 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1600 кеше арасында үткәрелгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10