ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда хирурглар юл һәлакәтенә очраган кызның кулын саклап калган

24 август 2017, 09:30

Мондый операция беренче тапкыр ясалган.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә уникаль операция ясалган – баш табиб Рәмис Якупов җитәкчелегендәге табиблар юл һәлакәтенә очраган 10 яшьлек кызның кулын саклап калган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде. Юл аша чыгып барганда, кызны "КАМАЗ" машинасы бәрдереп киткән була. 
 
«Операциягә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре генә түгел, Кама балалар медицина үзәге хирурглары, травматологлары һәм нейрохирурглары да җәлеп ителде», – дип хәбәр итә хастаханәнең баш табибы урынбасары Резидә Кәримова.
 
Операция 3,5 сәгать дәвам итә. Икенче көнне инде кыз кулын кыймылдата ала.
 
Хәзер ул табиблар күзәтүендә, хәле тотрыклы.  Шунысын да искәртик: Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә мондый операция беренче тапкыр ясалган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10