ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә ипотека буенча бурычлылырга ярдәм программасы яңартылган

22 август 2017, 19:53

Программаны финанслау өчен хөкүмәтнең резерв фондыннан 2 миллиард сум акча бүленгән.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россиядә ипотека буенча бурычлыларга ярдәм итү программасы 22 августтан яңартылган. Әлеге боерык 11 августта имзаланган, дип хәбәр итә “Известия”. Программаның операторы булып Ипотека буенча торакны кредитлаштыру агентлыгы торачак. Программаны финанслау өчен хөкүмәтнең резерв фондыннан 2 миллиард сум акча бүленгән.

Шул рәвешле, кредитны доллар яки сумда алып, аннан соң авыр финанс хәлендә калганнар хәзер дәүләттән ярдәм алырга мөмкин. «Звезда» телеканалы хәбәр иткәнчә, ярдәм ипотека түләве 30 проценттан да ким булмаган күләмдә арткан булса бирелә. Шулай ук ипотекага сатып алынган торак бурычлы гаилә өчен бердәнбер яшәү урыны булырга тиеш, ә бурычның шартларын кабат карау турында гариза бер ел узгач кына бирелә. Дәүләт ярдәме калган сумманың 30 процентын тәшкил итәчәк, әмма 1,5 миллионнан артмаячак.

Беренче тапкыр программа 2015 елда гамәлгә кергән һәм 2017 елның 31 маена кадәр эшләгән иде. Июнь башында Хөкүмәт аны дәвам иттерү турында белдерде. Аерым алганда, Росссия Премьер-министры Дмитрий Медведев Төзелеш министрлыгына ипотека суммасын киметү мөмкинлеген өйрәнүне йөкләгән булган.

Россия халкы соңгы арада кредитларын берләштерүне актив куллана башлаган. 2017 елның беренче алты аенда ипотека буенча кредитларны берләштерү күләме 35 миллиард сумга якын булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10