ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте өчен 3 сугышчан корабль төзеләчәк

22 август 2017, 16:51

"Океан" судносын Горький исемендәге Яшел Үзән заводы төзиячәк.

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Диана Авакян). Горький исемендәге Яшел Үзән заводы Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте өчен 3 сак корабле төзеләчәк. Бу хакта Рөстәм Миңнехановка заводның генераль директоры Ренат Мистахов "Армия-2017" Халыкара хәрби-техник форумында хәбәр итте.

Мистахов сүзләренә караганда, хәзер ике корабль төзелә, берсе файдалануга тапшырылган.

Завод директоры, шулай ук республика Президентына хәбәр иткәнчә, Татарстанның судно төзүчеләре 2017 ел азагына кадәр Вьетнам хәрби-диңгез флотына ике сугышчан "Гепард-3.9" фрегаты төзиячәк. Моннан тыш, Яшел Үзән заводы "Торнадо" 21632 проектының кече ракета корабларе буенча экспорт потенциалын ачарга җыена. "Проект Төркмәнстанга экспорт өчен бик кызыклы булачак", — дип ышандырды Мистахов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10