ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Индус Сирматов: Үзгәртеп кору чорын чагылдырган әсәрләр юк

21 август 2017, 16:43

“Мырау батыр”ны телевизор экраннарына чыгарган телевидение йолдызының яңа китабы дөнья күрде.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан китап нәшриятында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, озак еллар татар телевидениесендә мөхәррир булган, популяр тапшырулар алып барган Индус Сирматовның  “Туксан тугыз шаяру” дип аталган робагыйлар китабы чыкты.

Бу китапта И.Сирматовның төрле елларда язган робагыйлары тупланган. “Исеме үк “Туксан тугыз шаяру”, - ди Индус Сирматов. - Аны инде робагый дип атау да бик үк дөрес түгелдер, күбрәк шаяру катыш яздым. Бу китапта гомер буе тупланып килгән куплетлар бирелә.  Араларында моннан 30 ел элек язганнары да бар. Үзгәртеп кору заманы башланганнан соң, 30 еллап вакыт үтте. Әле хәзер дә шул чорны чагылдырган әсәр татар әдәбиятында күренми. Хәер, ул рус әдәбиятында да юк. Шушы заманның геройлары булган образлы әсәрләр юклыгына күңел әрнеп куя. Заманында Шәүкәт Галиев балалар өчен нинди шаян шигырьләр яза иде. Гамил Афзал сатирасы сагындыра. Юмор әйберләре үзгәртеп кору чорында килеп чыккан күңелсезлекләрне җиңелрәк үткәреп җибәрү өчен дә кирәк. Кеше бер куплет укып куйса, елмаеп күңелен күтәрә бит. Менә шул фикергә килгәч, үземнең китабымны чыгарырга кирәк дигән карарга килдем”.

Илле ел гомерен телевидениегә багышлаган Индус Сирматовка быел сиксән яшь тулды.
 
Индус ага Сирматов белән intertat.ru электрон газетасы әңгәмә оештырды. Заманында популярлык казанган “Җомга көн кич белән” тапшыруы, Н. Исәнбәтнең “Мырау батыр”, Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган”, Ибраһим Газиның “Онытылмас еллар” әсәре буенча эшләнгән телевизион  фильмнарның төшерелү тарихы, гомумән татар телевидениесе башлангычында торган тарихи шәхесләр хакында хатирәләрне тиздән intertat.ru газетасыннан укый алачаксыз.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10