ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Рубин" футболчылары Камболов белән Канунников ил җыелмасы составына эләкмәде

21 август 2017, 16:20

Тренерлар штабы җыеннарда катнашачак 23 футболчының исемен атады.
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Россия футбол җыелмасының Станислав Черчесов җитәкләгән тренерлар штабы 28 август – 3 сентябрь көннәрендә Новогорскида узачак җыеннарда һәм “Динамо” командасына каршы уенда катнашачак 23 футболчының исемен атады. “Рубин” футболчылары Руслан Камболов белән Максим Канунников ил җыелмасы составына эләкмәгән.
 
Исегезгә төшерәбез, ил җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә 28 футболчы кертелгән иде. Алар арасында Казанның “Рубин” клубы футболчылары: сакчылар – Владимир Гранат, Руслан Камболов, Эльмир Нәбиуллин, ярымсакчы Магомед Оздоев һәм һөҗүмче Максим Канунников та бар иде. 
 
Шулай итеп, Руслан Камболов белән Максим Канунниковтан тыш тагын өч футболчы – капкачы Александр Селихов (“Спартак”), ярымсакчылар Денис Черышев (“Вильярреал”) белән Вячеслав Подберезкин да (“Краснодар”) составка эләкмәде.
 
Ил җыелмасының “Динамо” командасына каршы уены 3 сентябрьгә билгеләнгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10