ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тәтешлеләр иң яхшы нәтиҗәләре өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр

21 август 2017, 06:00

Ике көн дәвамында катнашучылар үзләренең белемнәрен, электр техникасы җайланмаларын файдалану осталыкларын күрсәтте.

(Тәтеш, 21 август, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). Тәтеш РЭЧ өйрәнү-күнегүләр полигоны базасында “Буа электр челтәрләре” филиалының сигез районның электр челтәре вәкилләре арасында “Бүлгеч челтәрләре электр монтерларының иң яхшы бригадасы” исеме өчен зона ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Ул хезмәткәрләрне бәяләү һәм квалификацияләрен камилләштерү, сыйфатны үстерү, хезмәт куркынычсызлыгы һәм, әлбәттә, тәҗрибә алмашу өчен үткәрелә.

Райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев тантаналы ачуда катнашучыларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, һәркемгә дә уңышлар һәм бик яхшы итеп, көйле эшләүләрен теләде.

Ике көн дәвамында катнашучылар үзләренең белемнәрен, электр техникасы җайланмаларын файдалану осталыкларын, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәмен, янгын сүндерү һәм башкаларны күрсәттеләр.

“Һәрбер технология этабында энергетикларның чынбарлыкка якын 0,4 кВ көчәнеше астында эшләү шарты ярышның үзенчәлеге булып тора”, – дип уртаклашты Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин.

Быел безнең команда составында үзгәрешләр булды: Евгений Петряков, Александр Сидоров та шушындый ярышларның тәҗрибәле катнашучысы Иван Коробов белән көчләрен сынап карады.

Тәтешлеләр үз коллективларына тап төшермәскә тырыштылар, барлык биремнәрне җитди эзлеклелек һәм иң югары төгәллек белән башкарырга омтылдылар. Башка районнарны тәкъдим итүчеләр дә көрәшчеләрчә әзерлекле иде, чөнки “Иң яхшы бригада” исеме белән энергетиклар аеруча да горурлана.

Һәрбер командага 8 этап узарга кирәк булды, күбесенә нибары 90шар минут бирелә. Һәр этап хөкемдарлар тарафыннан төрле хезмәтләр буенча бәяләнде. Аерым игътибар – куркынычсызлык техникасын һәм хезмәт саклау мәсьәләләрен үтәү. Әлеге биремнәр белән энергетиклар үзләренең эш урыннарында көн саен очраша. Әмма гадәтилек – бер хәл, ә кырыс жюри әгъзалары карашы астында этапларны узу – башка.

“Көндәшләр барлык технологик операцияләрне белеп башкара, әлегә шелтә юк”, – диде бинага өч фаза кертүне алыштыру этабы судьясы, Югары Осланнан Вячеслав Алифанов.

Тәтешкә беренче тапкыр Казаннан студент-энергетиклар килде. Кунаклар өчен экскурсия уздырылды, бу вакытта егетләрнең объектларны һәм өйрәнү-күнегү полигоны җайланмаларын күрү генә түгел, шулай ук ярыш этаплары барганда профессионалларның эшләрен карау мөмкинлекләре дә булды. “Ул безнең белгечлек, югары уку йортын тәмамлагач, шуның белән шөгыльләнәчәкбез, – дип уртаклаштылар алар. – Тәҗрибә туплыйбыз, барысы да ничек үткәнлеген карыйбыз”.

Җанатарлар да үз хезмәттәшләренең хәрәкәтләре артыннан игътибар белән күзәтте. 28 еллык эш стажы булган энергетик Валерий Кузин ярышларда биш тапкыр катнашкан, ә үткән елны һөнәри осталык буенча республика бәйгесендә иң яхшы диспетчер булган. “Лаеклы алмаш килә, егетләр өметле, сынатмаслар”, – диде ул ышанычлы итеп.

Һәм, чынлап та, сынатмадылар. Тәтешлеләр Мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде, буалылар икенчелекне алды, ә бронза Свияжск РЭЧ вәкилләренә насыйп булды.

Безнең команданы тәкъдим иткән электр монтерлары Иван Коробов, диспетчер Александр Сидоров һәм контролер Светлана Макарова ярышларда иң яхшы нәтиҗәләре өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10