ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия хезмәттәшлеге Төркия туризм секторы өчен рус телен өйрәнү программасы эшли

20 август 2017, 14:52

Рус телле туристлар – Төркиядә туристлык секторы хезмәтләреннән төп кулланучылар.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россотрудничество федераль агентлыгы югары уку йортлары белән бергә Төркия туристлар секторы хезмәткәрләре өчен рус телен өйрәнү программасын эшли. Бу хакта баш эксперт – идарә тармагы белгече Мария Фадеева хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.

Хәзер меңләгән кеше күп илләрдәге вәкиллекле идарә тармаклары каршында рус теле курсларында укулар уза.

“Төркия туризмы өлкәсендә ел саен 100 мең кеше мәшгуль. Кызганычка каршы, Төркия отельерлары арасында бу өлкә хезмәткәрләрен әзерләгәндә рус телен өйрәнү өстенлекле бурычларның берсе түгел. Шул ук вакытта Төркиянең туризм өлкәсендә рус теленә профессиональ кызыксыну югары”, – диде ул.

Аның сүзләренчә, рус телле туристлар  –Төркиядә туристлык секторы хезмәтләреннән төп кулланучылар. Элегрәк Nation News Төркия 2017 елда Россия кешеләре ялы өчен иң популяр юнәлеш дип белдергән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10