ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 6130 йомыркадан рекордлы йомырка тәбәсе әзерләделәр

20 август 2017, 10:14

Йомырка табәсе 367 килограмм булган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Кичә Питрәчтә традицион «Скорлупино» йомырка фестивале узды. Бәйрәм республиканың төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан командалар парады белән башланды.

Аннары фестиваль территориясендә йомыркадан, аның кабыгыннан һәм мамыктан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе, Йомыркалар музей-йорты, балалар паркы эшли башлады.

Иң төп вакыйга 6130 йомыркадан йомырка тәбәсе әзерләү булды. Нәтиҗәдә аның авырлыгы 367 килограмм тәшкил итте. Рекорд “Гиннеслар рекорды китабы” вәкиле тарафыннан теркәлде һәм сертификат тапшырылды. Аннары тәбә белән бәйрәмгә килүчеләрне сыйладылар.

Бәйрәм концерт программасы һәм салют белән тәмамланды, дип яза "Вести Камаза".


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10