ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан
Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

Авыл

Әтнәдә машина белән сыер саву операторларының 44нче Республика бәйгесе тәмамланды

19 август 2017, 19:00

Җиңүчеләрне Кала Тау ресторанында бүләкләделәр.

(Әтнә, 19 август, "Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәдә машина белән сыер саву операторларының 44нче Республика бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләрне Кала Тау ресторанында бүләкләделәр, дип яза район газетасы сайты.

Бүләкләрне тантаналы шартларда конкурс судьялары – Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хазипов һәм терлекчелектәге тармаклар үсеше бүлеге начальнигы Сирень Нигъмәтҗанов тапшырды.

Машинада сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исемен, 98,5 балл җыеп, Мамадыш муниципаль районының “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы савымчысы Сания Насыбуллина яулады. Ул абсолют җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк – телевизор, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 20 мең сум күләмендә акча һәм министрлык кубогы белән бүләкләнде.

Сөтүткәргечле линиядә сыер савуда республика чемпионы исемен Мөслим районы “Ык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 97,1 балл туплаган савымчы Наталья Жданова алды һәм 1 дәрәҗәдәге диплом, шулай ук кыйммәтле бүләк – суыткыч, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 15 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.

Сөтүткәргечле линиядә сыер савуда 2 урынга 97,04 балл туплаган Әтнә районының Ленин исемендәге ҖАХК савымчысы Рәмзия Галиәхмәтова лаек булды һәм 2 дәрәҗәдәге диплом, кыйммәтле бүләк – кер юу машинасы белән, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде, - дип яза басма матбугат.

Сөтүткәргечле линиядә сыер савуда 96,1 балл туплап Актаныш районының “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Гүзәл Әхмәтова 3 урын алды һәм 3 дәрәҗәдәге диплом, кыйммәтле бүләк – тузансуырткыч белән, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Савым залында сыер саву буенча Әтнә районының “Мәңгәр” ҖАХК савымчысы Сәрия Сабирова 98,25 балл туплап, Татарстан чемпионы исемен яулады һәм 1 дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләк – суыткыч, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 15 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнде.

Савым залында сыер саву буенча Аксубай районының “Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Әнисә Хөснетдинова 91,24 балл туплады, 2 урын алды, 2 дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләк – кер юу машинасы, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 10 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнде, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10