ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Гаммәви мәгълүмат чараларында биш тапкыр азрак сүгенә башлаганнар

17 август 2017, 11:11

Әдәпсез сүзләр «Гаммәви мәгълүмат чаралары турында»гы канун нигезендә тыелган.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 2015 елдан Россия гаммәви мәгълүмат чараларында әдәпсез сүзләр биш тапкырга диярлек азрак очрый башлаган. Идарә тармагы 2015 елда мәгълүмат чараларына тиешле нормативларга туры килмәгән сүзләр өчен 47 мәртәбә кисәтү ясаса, 2017 елда кисәтүләрнең саны 10 тапкыр кимегән, дип хәбәр иттеләр ТАСС агентлыгына Роскомнадзорның матбугат хезмәтендә. 
 
Анда билгеләп үтүләренчә, әлеге өлкәдәге уңай динамика редакцияләрнең профиль кануны нормалары һәм таләпләрен үтәү җәһәтеннән җаваплылыгы артуы хакында сөйли.
 
Роскомнадзорда искәртүләренчә, идарә тармагы даими рәвештә медиабергәлек вәкилләре белән очрашулар үткәрә, аларда гаммәви мәгълүмат чаралары өлкәсендә канун бозуларны кисәтү максатыннан канун нормалары аңлатыла.
 
Әдәпсез сүзләр «Гаммәви мәгълүмат чаралары турында»гы канун нигезендә тыелган.
 
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10