ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш картлар йортына бер автобус күчтәнәч алып килгәннәр

17 август 2017, 03:00

Казначылык идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Руслан Краснов картлар белән якыннан аралашып, тәмләп сөйләште, өлкәннәрнең сүз-моңнарын тыңлады.

(Актаныш, 17 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районында байтак еллар инде картлар йорты эшләп килә. Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, кызганычка каршы, картларныкына да ихтыяҗ зур. Бүген әлеге уртак йорт үз түбәсе астына 56 ятим җанны сыендырган, аларның күбесе үзебезнең район кешеләре, тик шулай да арада Кукмара, Кама Тамагы, Зәй, Чаллы, Азнакайдан китерелгән өлкәннәр һәм инвалидлар бар. Иң өлкән тәрбияләнүче 92 яшьтә булса, ни кызганыч, 48 яшьлек ир уртасы кеше дә сыену урынын биредә тапкан, дип яза җирле басма.

–Тышка, урамга чыгалар, кибеткә барып, үзләренә кирәк әйберләр сатып алалар. Китап укырга яраталар, бакча тирәсендә ярдәм итәләр, гранлар оту нәтиҗәсендә сафка бастырылган фонтанны, треножер, сенсор бүлмәләрне аеруча үз итәләр – дип таныштыра мондагы тормыш белән картлар йорты директоры Рәҗүдә Гапсәләмова.

Бер гаилә булып яшәгән үксезләр янына кунаклар да еш килә. Аеруча көтеп алганнары, мөгаен, башкала кунакларыдыр. Чөнки алар елга икешәр тапкыр, Актаныш районы кураторы Рөстәм Нуриәхмәтов белән берлектә, картлар йортында булып, Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре исеменнән өлкәннәргә киемнәр, куртка-пальтолар, аяк киемнәре, китаплар, аслык һәм медикаментлар– бер автобус күчтәнәч тапшыралар. Бүген бирегә нәкъ менә шул көтеп алынган кунаклар килде.

Казначылык идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Руслан Краснов картлар белән якыннан аралашып, тәмләп сөйләште, өлкәннәрнең сүз-моңнарын тыңлады, хәлләрен белеште.

– Нәкъ менә җылы сүз, ягымлы мөгамәлә –картларыбыз шушы игътибарлы карашны тоя бүген, алар өчен нәкъ менә шунысы аеруча кадерле, – дип мондый олы ярдәмгә рәхмәт сүзләрен җиткерде ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10