ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

16 август 2017, 21:00

Урып-җыю эшенең чиреге төгәлләнде, Казанда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды, синоптиклар томан төшү турында кисәтә, радио хезмәткәрләре комлыкта туп сукты.

Казанда күренекле композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды/Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Казанда күренекле композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды

Татарстанда урып-җыю эшләренең чиреге төгәлләнеп килә/Иң мул уңыш буенча лидерлыкны Зәй һәм Сарман районы игенчеләре бүлешә.

Татарстанда урып-җыю эшләренең чиреге төгәлләнеп килә

Урып-җыюда үз потенциалларын тиешенчә кулланмаган районнар бар – Илдус Габдрахманов/Бөгелмә, Питрәч, Әгерҗе, Югары Ослан районнары комбайн потенциалын тулы көченә кулланмый.

Урып-җыюда үз потенциалларын тиешенчә кулланмаган районнар бар – Илдус Габдрахманов

Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев, Айгөл Абдрахманова Төркиядә яшь язучылар җыенында катнаша/Төрки дөньяның яшь язучылары җыены 14-18 август көннәрендә Истанбул шәһәрендә үтә.

Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев, Айгөл Абдрахманова Төркиядә яшь язучылар җыенында катнаша

Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде/Икенче урында – "Саба дулкыннары", өченчедә "Нократ дулкыннары" командалары.

Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде

Чүпрәледә Чәй бәйрәме уздырыла/Авыл халкы йортларына су кертүне әнә шулай билгеләп узарга җыена.

Чүпрәледә Чәй бәйрәме уздырыла

Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый/Татарстанда көндез максималь температура +20..+25 градус җылы булачак.

Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

"Рубин" командасының 5 футболчысы ил җыелмасына чакыру алды/Россия футболчылары Мәскәүнең "Динамо" командасына каршы иптәшләрчә очрашу уздыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10