ҺАВА ТОРЫШЫ +28 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Балтач районында өч авыл халкы утсыз калган
Казанда Н.Назарбаев урамындагы юл транспорт хәрәкәте өчен ябык
Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, бер егетнең башы имгәнгән
“Ак калфак” оешмасы Арчадан чыккан язучылар сурәтләгән йолалар турында фикер алышачак
Татарстанда "Шәле-Баулы" автомагистрале төзелеше бара

Җәмгыять

Россиядә яшәүче халыкның яртысы исерткеч эчемлек куллануны киметкән

16 август 2017, 11:18

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты салгалап алуын җиткергән.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Соңгы елда Россиядә яшәүче халыкның яртысы диярлек исерткеч эчемлекне азрак куллана башлаган, гражданнарның 39 проценты бөтенләй эчми. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сорауштыру нәтиҗәсенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Социологлар мәгълүматы буенча, 2009 елда илдә яшәүчеләрнең чиреге эчмибез дип белдергән булган. Хәзер 39 процент халык алкоголь кулланудан баш тарткан. 18-24 яшьлек хатын-кызларның – 47% проценты исерткеч эчемлектән баш тарта.

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты гына салгалап алуын җиткергән. Алар айга берничә тапкыр спиртлы эчемлек кулланулары турында белдергән.

Илдә 16 процент халык (23 процент ир-ат һәм 11 процент хатын-кыз) айга ике-өч тапкыр салгалап ала икән. 25-34 һәм 35-44 яшьлекләр – иң күп алкоголь кулланучылар.

2017 елда сораштыруда катнашучыларның бары тик 4 проценты гына хәмерне күбрәк куллана башлавын, 44 проценты – киресенчә булуын белдергән.

“Сәламәт яшәү рәвеше алып бару киң колач җәя бара. Бу бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган”, – дип белдергән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүмати сәясәт һәм кооммуникацион технологияләр практикасы җитәкчесе Кирилл Родин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10