ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Казан басмасы" Коръәнен Мәккәгә алып баралар

15 август 2017, 19:49

Мәккәгә хаҗ 18 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). “Казан басмасы” уникаль Коръәнне Мәккәгә хаҗ кылучылар үзләре белән ала. Бу хакта Казан мэриясе порталында хәбәр ителә.

17 августта китап Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыяте су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдиновка тапшырыла һәм ул аны изге шәһәргә алып барачак.

Бу Коръән – Көньяк полюста булып кайткан беренче һәм бердәнбер мөселман изге китабы. Әлеге китап Казан мөселманнары тарафыннан басылып чыккан беренче басма Коръән – “Казан басмасының” репринт копиясе булып тора. Нәкъ менә бу китап 2014 елда су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары белән Антарктиданың “Беллинсгаузен” Россия поляр станциясендә булып кайта.

Мәккәгә хаҗ 18 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә һәм бу Коръәннең икенче кат сәяхәте санала. Шуннан соң китап Ислам мәдәнияте музеена тапшырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10