ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Актанышка сәфәр кылды

15 август 2017, 18:41

Президент, киләсе ел уңышын кайгыртып, ашлама алыр өчен 1 миллиард, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 360 миллион сум акча бирелүен җиткерде.

(Актаныш, 15 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Филиза Сәлахова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Актанышка эш сәфәре белән килде. Республика җитәкчесе Актаныштагы сәфәрен дә иң элек районыбыз басуларын караудан башлады, дип яза район газетасы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә, Нур Баян исемендәге хуҗалык, "Әнәк" агрофирмасы, "Актаныш" агрофирмасы, "Саф", "Эконом", "Ташкын", "Чишмә", "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре басуларының торышын карады. "Башак" хуҗалыгының бодай басуында тукталыш ясап, игенчеләр белән очрашты. Районның алдынгы хуҗалыкларына өр-яңа комбайннар тапшырды.

"25 августка кадәр һава торышы яхшы булыр дип фаразлана. Һәр көнгә үзегезгә йөкләмә алып эшләсәгез, уракны вакытында һәм югалтуларсыз башкарып чыгарсыз", – диде Марат Әхмәтов.

Президент киләсе ел уңышын кайгыртып, ашлама алыр өчен 1 миллиард сум, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 360 миллион сум акча бирелүе хакында әйтеп үтте. Игенчеләребезгә урып-җыюны уңышлы төгәлләүгә уңышлар, сәламәтлек теләде.

Бу чарада районның барлык хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары катнашты.

1000 тамашачы урыны булган үзәк стадион ачу тантанасына исә районның иң актив халкы җыелган иде. Көтеп алынган әлеге күңелле чараның күп санлы тамашачы җыюы гаҗәп түгел. Район халкының сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышуын яхшы беләбез. Ә стадионда спорт белән шөгыльләнү, ярышлар уздыру, башка төрле массакүләм чаралар оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Урыны да уңайлы җирдә, үзәктә. Юл аркылы гына яктыртылган чаңгы трассасы. Анда – урман һавасы. Актив ял итүчеләргә дә, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләргә дә мөмкинлекләре бар.

Стадионны "Газстройсервис" оешмасы иң заманча технологияләрне кулланып төзекләндерде. Зур матчлар үткәрерлек футбол мәйданына чыдамлы һәм йомшак ясалма чирәм җәелгән.

"Мондый стадион республика районнары арасында әлегә Актанышта бердәнбер, шуңа күрә зур җаваплылык тоеп, барлык таләпләрен дә нечкәлекләренә кадәр исәпкә алып үтәргә тырыштык", – ди оешма җитәкчесе Равил Ярмиев.

Объектны төзекләндерүдә шактый зур күләмдә эш башкарылган. Моңа чаңгы трассасы да, стадиондагы футбол кыры да, йөгерү юлы да, тамашачы урыннары да кергән.

Төп финанс мәсьәләләре республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша башкарыла, шул ук вакытта район бюджетыннан да акчалата ярдәм күрсәтелә. Тамашачы өчен көйләнгән урындыклар Ижауның данлыклы "Авангард" заводында эшләп чыгарылган. Республиканың Үзәк стадионында, Казандагы мәшһүр УНИКС мәдәни-спорт комплексында да шушындый ук утыргычлар көйләнгән.
Көчле утяктырткычлар Екатеринбург шәһәрендәге заводтан кайтартылган, ә бизәкле койма-капкалар Актанышта ясалган.

"Бүген Актанышта көтеп алган зур вакыйга. Республикабыз Президенты ярдәме белән, футбол һәм җиңел атлетика стадионы ачыла. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының һәм "Татнефть" җәмгыятенең дә булышлыгы зур булды", – диде Фаил Камаев стадионны ачу тантанасында.

Район башлыгы барлык район халкы, спорт сөюче балалар исеменнән Республика Президентына рәхмәтен белдерде.

"Килгән саен Актанышта зур үзгәрешләр күрәбез. Басуларда булдык, Аллага шөкер, игеннәр бик матур. Район буенча бик күркәм эшләр башкарыла, төзелеш алып барыла. Киләчәктә дә шулай матур биналар, яңа объектлар сафка бассын. Актанышка уңышлар телим", – диде  Рөстәм Миңнеханов.

Президент җиһазлар алу өчен актанышлыларга сертификат тапшырды.

Президент Актанышның Ленин исемендәге үзәк паркында барган төзелеш эшләре белән дә танышты. Биредә җәмәгать урыннарын үстерү буенча алып барыла торган дәүләт программасы нигезендә үзгәртү-яңарту чаралары күрелә.

Актанышларның һәм район кунакларының күңелле ял итү урынына әвереләчәк мәйданда барган төзелеш эшләренә карата да Президент бары тик уңай фикерләр җиткерде, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10