ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Рөстәм Миңнеханов: "Мәгариф аркылы дөнья үзгәрә"

15 август 2017, 12:16

Президент мәгариф сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны билгеләп узды.

(Мөслим, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәгариф аркылы дөнья үзгәрә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Татарстан Республикасы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре" темасына республика август киңәшмәсенең пленар утырышында билгеләп узды.

Аның эшендә, шулай ук, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнаша.

Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин

Рөстәм Миңнеханов август киңәшмәсенең узган уку елына йомгак ясау өчен нәтиҗәле чара булуын билгеләп узды. Президент 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Россия төбәкләренең инвестицион һәм инновацион үсеше рейтингында төп капиталга инвестицияләр саны буенча өченче, күрсәтелгән хезмәт, җитештерелгән продукция, төзелеш эшләре күләме буенча бишенче, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукция күләме буенча өченче урында булуын белдерде.

Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин

"Мәгариф - республика үсешендә өстенлекле тармак. Мәгариф аркылы дөнья үзгәрә. Былтыр мәгариф системасын үстерүдә саллы эш башкарылды, республика мәктәпләрендә яңа урыннар булдыру буенча киңкүләм программа гамәлгә ашырыла. Быел 6 мәктәпне кулланышка кертәбез. Шулай ук балалар бакчалары төзелеше дәвам иттерелә, быел андый 7 яңа бина булачак. 2012 елдан 926 белем бирү оешмасы төзекләндерелгән, шул исәптән, 753 мәктәп, бу максатларга 15 млрд сум акча юнәлдерелгән. Без мәктәпкәчә белем биоү учреждениеләрен капиталь төзекләндерүне дәвам иттерәбез. 2015 елдан муниципаль районнарга 227 мәктәп автобусы тапшырылган. Узган елдан башлап, укытучыларның компьютерларын яңартуга керештек. Мәгариф тармагының консолидацияле бюджеты чирек өлешкә артып, 80 млрд сум тәшкил итте", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм бу елга бюджетны формалаштыру барышында өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең, урта һөнәри белем бирү оешмалары мастерларының эш хакын арттыру исәпкә алынганын әйтте. Моннан тыш, 2018 елда балалар бакчаларын норматив финанслауны 1,5 млрд сумга, мәктәпләрнекен 800 млн сумга арттыру турында карар кабул ителгән. "Болар мәгариф сыйфатын арттыруга йөз тота", - диде Президент.

Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин

Бу минутларда Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов төп доклад белән чыгыш ясый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10