ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Яңа дулкын" проекты шигырьләренә язылган җырлардан альбом әзерләнә

15 август 2017, 12:04

"Калеб"нең "Яңа дулкын" шигъри спектакленнән соң музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов әлеге шигырьләргә җыр язу идеясе белән чыккан иде.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Калеб” яңа буын җыены кысаларында үткәрелгән “Яңа дулкын” яшь иҗатчылар бәйгесендә катнашучыларның шигырьләренә җырлар язылган һәм алар альбом булып чыгарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, музыкант Рәдиф Кашапов хәбәр итте.

Әлегә альбом өчен җырлар туплана гына башлаган. “Калеб”нең “Яңа дулкын” шигъри спектакленнән соң Рәдиф Кашапов әлеге шигырьләргә җыр язу идеясе белән чыккан иде. Yummy Music лейблы белән хезмәттәшлек итүче музыкантлар идеяне күтәреп алганнар. Juna музыкаль төркеме Азат Миргаязов шигыренә җыр язган, Оскар Юнысов – Эльнар Байназаров шигыренә, Рәдиф үзе яшь шагыйрәләр җырына унлап җыр иҗат иткән.

“Ул җырлар бөтенләй башкача яңгырый. Мин үзем, гадәттә, алай язмыйм, – ди Рәдиф. – Андагы “Каеннарым” җыры, мәсәлән, Рөстәм Яхин җырларына тартым”.

Искәртеп узабыз: музыкант Рәдиф Кашаповның 15 композициядән торган “Өмет станциясе” дип аталган икенче яңа альбомы чыкты. Ул Yummy Music лейблы кысаларында дөнья күргән. Рәдиф Кашапов – җырларның авторы һәм башкаручысы.

“Калеб" яңа буын җыены яшь иҗатчыларның "Яңа дулкын” шигъри бәйгесен игълан итеп, яшь шагыйрьләр катнашында шигъри спектакль тәкъдим иткән иде. Камал театрының Кече залында үткән шигъри спектакльдә  27 әсәр яңгырады. Әлеге шигъри спектакль маттбугатта кызу бәхәсләр кузгатты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10