ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗедә фермер Мөхәммәдиевлар бодай уңышы белән рекорд куя

15 август 2017, 08:00

бер гектар мәйданнан 37 центнердан артык бодай суктыралар.

(Әгерҗе, 15 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиевның көзен бодай чәчелгән мәйданнарында эш кайный бүген. Фермерның да кәефе яхшы, комбайнчылар да дәртләнеп эшлиләр. Сөенмәслек тә түгел шул: бер гектар мәйданнан 37 центнердан артык бодай суктыралар биредә, дип яза район газетасы.

– Сыналган элиталы сорт чәчәбез. Әмма быелгысы кебек уңышны ун ел элек фермерлык эшчәнлеген башлаганнан бирле күргән юк иде. Алдагы елларда бер гектардан 25-27 центнер уңыш алсак, быел рекорд куябыз, – ди Марат.

Фермер кырларында елның-елында ашлыкны башта теземнәргә салалар, аннан суктыралар. Быелгы явымлы елда бу ысулны куллану бигрәк тә мөһим, ди ул.

– Ярый әле, уракка төшкәннән бирле яңгыр яумады. Әмма коры елда да турыга суктырганда дымлылык 20 процентка кадәр саклана. Ә егып алгач ашлыкның дымлылыгы күпкә ким, 12-13 процент, – ди Марат.

Хәзер һава торышы гына сөендерсен дип телиләр кырда эшләүче хезмәтчәннәр. Чөнки йөз гектардагы бодай басуын теземнәргә салуны төгәлләгәннәр. “Нива“ комбайнында бу эшне икенче ел инде Фәнис абый Фәхриев башкара икән.

– Ел катлаулы булса да, җәйрәп яткан иген кырларында эшләү үзе үк күңелне күтәрә. Карагыз әле, бодайның башаклары нинди мул, тыгыз. Теземнәргә салынган ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу төп бурыч хәзер, – ди комбайнчы.

Күп еллар Мөхәммәдиевларда урып-җыю чорында эшләүче Марсель Минголов һәм Мирзанур Фәхриев та һәр бөртек өчен җан аталар. Алар көнгә 72 тонна бөртек суктыралар.

Рамил Хисамиев һәм Юрий Копылов та гәрәбәдәй алтын бөртекләрне ындырга ташуда өзеклекләр булдырмаска тырышалар. Ә ындыр табагында эш кайный. Эшче кулларга да кытлык юк. Авыл халкы, бигрәк тә пенсионерлар бик теләп ярдәм кулы сузалар бу киеренке чорда. Гөлбстан Кәлимуллина, Алмазия Миннәхмәтова, Гүзәлия Гарифуллина, Мирсәет Нәҗмиев ашлык чистартуда, аны орлыкка аеруда – төп ярдәмчеләр.

– Кырдагысы түгел, ындырдагысы ашлык, диләр бит. Монда кайткан һәр бөртек өчен дә җан атабыз, – ди амбар мөдире Раиф Закиров. – Маратка рәхмәттән башка сүз юк. Ындырда эшләүчеләргә дә көн саен 800әр сум акчалата түли, ашлык та бирәчәк. Көнгә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлыйлар. Хезмәтчәннәргә карата шундый караш булгач, начар эшләү дигән уй булырга да тиеш түгел.

Фермерлык хуҗалыгында бер эш икенчесенә ялганып бара. Көзге бодай кырларыннан уңышны бу атнада җыеп бетерсәләр, комбайннар язын җир куенына иңдергән бодай һәм арпа кырларына күчәчәк. 200 гектар мәйданда чәчелгән бу бөртеклеләр дә өлгереп җиткән инде. Урып-җыю эшләре кызып кына барса да, фермер инде чәчү турында да уйлый. Киләсе ел уңышына да нигез салу өчен туфракны әзерләгәннәр инде.

– Урып-җыю төгәлләнгәч, авылдашларга пай җире өчен икешәр центнер ашлык, печән-салам бирәбез, – ди Марат.

– Борынгылар “алдан торсаң ит пешә, соңга калсаң бит пешә“, дип бик дөрес әйткәннәр. Марат та, районда иң беренчеләрдән булып, уракка төште һәм отты. Өстән яңгыр явып тормаса да, кояш хәзер әллә ни кыздырмый. Шуңа күрә игенче алдында бүген бер бурыч: һәр минутның кадерен белергә. Марат чәчү вакытында да “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә ярдәм кулы сузган иде. Үз кырларында урып-җыюны төгәлләгәч, ул тагын агрофирма басуларыннан бөртеклеләрне җыеп алуда булышыр дигән өметебез зур, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Әнә шулай, эш кайный бүген фермер Марат Мөхәммәдиевның хуҗалыгында. Ә без эшләгән кешенең өстәлендә ашы да мул, киләчәк көнгә ышанычы да зур булачагына шикләнмибез, диелгән район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10