ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазы районының иң кыю һәм тәвәккәл хатын-кызлары “Автоледи” бәйгесендә катнашты

14 август 2017, 23:00

18 августта Казанда республика күләмендә узачак “Автоледи – 2017” бәйгесендә Ютазы районы абруен яклап Айгөл Нәфыйкова чыгыш тотачак.

(Ютазы, 14 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Узган якшәмбедә Ютазы районының иң кыю һәм тәвәккәл хатын-кызлары “Автоледи” бәйгесендә катнашты, дип яза район газетасы.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИның Ютазы бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе һәм башка оешмалар тарафыннан беренче елын гына уздырылмый торган “Автоледи” бәйгесе юл хәрәкәтендә катнашучыларны закон белән исәпләшергә өйрәтә, сәләмат яшәү рәвеше алып баруны хуплый. Ул, шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләре күнекмәләрен ныгытуны, автомобиль белән идарә итүне һәм куркыныч булмаган шартларда аңардан файдалануны тагын да камилләштерүне, халыкта юл-транспорт мәдәниятен формалаштыруны максат итә.

Үзләренең машина йөртү осталыгын сынарга җөрьәт иткән ханымнарны Ютазы районы автоинспекциясе начальнигы Марс Гәрәев сәламләде. Тугыз автоледи өчен бәйге көне юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тотудан башланды. Фәһимә Нәфүкова утырган компьютер беренчеләрдән булып аны имтиханны уңышлы биреп чыгуы белән тәбрик итте.

- Район күләмендә уза торган “Автоледи”да беренче ел гына катнашсам да, республика масштабында оештырыла торган “Автобабай” да ике тапкыр көчемне сынап карадым. Беренче тапкыр дүртенче урынга чыктым, былтыр икенче урынны яуладым, - дип әңгәмәгә керде ул безнең белән.

Җиде елдан артык транспорт белән идарә итү стажына ия булган Фәһимә ханым юлда исән-сау йөрү өчен кагыйдәләрне адым саен кабатлап, искә төшереп торырга кирәк дип саный. Өстәвенә, алар бит әле даими рәвештә үзгәреп һәм тулыланып та тора...

Имтиханны уңышлы тоткан Айгөл Нәфыйковада әлеге бәйгедә катнашып, үз осталыгын сынап карау теләге күптән туган булса да, моңа кадәр төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган. Быел ул күптәнге хыялын тормышка ашырырга карар иткән.

Автоледиларның бәйге көне автодромда дәвам итте. Алар осталыкка һәм тизлеккә көч сынашты. Берничә урында куелган “тукта” билгесе алдында кинәт тормозга басып туктаган автомобиль көпчәкләре артыннан күтәрелгән тузан өере биредә чын-чынлап ярыш баруы турында сөйләде. Көндәшләргә “змейка”ны узарга, тукталышка һәм гаражга кереп басарга туры килде. Әлеге биремдә Гөлсинә Гариповага тиңнәр табылмады. Республика күләмендә узган “Автоледи”ларда бер тапкыр гына катнашмаган машина йөртүче бу биремне бер минут эчендә сыйфат белән башкарып чыкты. Трассаны Гүзәл Сәгъдиева - 1 минут 26 секунд, Айгөл Нәфыйкова минут ярым эчендә йөреп чыкты.

“Автоледи” бәйгесендә катнашучыларны һәм җиңүчеләр – Гөлсинә Гарипова, Гүзәл Сәгъдиева, Айгөл Нәфыйкованы районның баш автоинспекторы Марс Гәрәев тәбрик итте, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Эдуард Фәйзрахманов хатын-кызларга роза чәчәкләре бүләк итте.

18 августта Казанда республика күләмендә узачак “Автоледи – 2017” бәйгесендә Ютазы районы абруен яклап Айгөл Нәфыйкова чыгыш тотачак, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10