ҺАВА ТОРЫШЫ +31 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ел ахырына Казанда яшәүче 270 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алачак
Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган
Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде
Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды

Җәмгыять, Төп яңалыклар

13 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

13 август 2017, 21:00

Россиядә Төзүчеләр көне билгеләп үтелде, Шыгырданның яңа төзелә торган мәчетендә намаз укылды, гаиләгә бала алучылар өчен лагерь сменасы тәмамланды.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Төзүчеләр көне белән котлады./ Ирек Фәйзуллин төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм лаеклы ялга чыккан ветераннарга уңышлар теләде.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Төзүчеләр көне белән котлады

"Шәкертләр бәйрәме" кунаклары Шыгырдан авылында яңа төзелә торган 7нче мәчеттә намаз укыды./ “Мөслимә” мәчете Чувашстанда - 46 нчы, Шыгырдан авылында 7 нче мәчет булачак.
 

Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачак/ Илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимгә хезмәт хакына ай саен - 30 мең сум, олимпиада призеры өчен 20 мең сум өстәләчәк.
 
Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачак

Балалар һәм ата-аналар өчен оештырылган “Бәхетнең җиде төсе” сменасы тәмамланды./ Программа гаиләгә тәрбиягә бала алган ата-аналарның үз балалары белән бергәләп ял итүен күзаллап төзелгән иде.

Балалар һәм ата-аналар өчен оештырылган “Бәхетнең җиде төсе” сменасы тәмамланды

Арчадан Мортазиннар гаиләсе илкүләм бәйгедә җиңүче дип табылган./ 24 августта җиңүче гаиләне Татарстан Президенты белән очрашу көтә.

Арчадан Мортазиннар гаиләсе илкүләм бәйгедә җиңүче дип табылган
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10