ҺАВА ТОРЫШЫ +31 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ел ахырына Казанда яшәүче 270 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алачак
Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган
Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде
Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды

Җәмгыять

Арчадан Мортазиннар гаиләсе илкүләм бәйгедә җиңүче дип табылган

13 август 2017, 13:39

24 августта җиңүче гаиләне Татарстан Президенты белән очрашу көтә.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Арчадан Мортазиннар гаиләсе Ульяновскида узган илкүләм «Идел буеның уңышлы гаиләсе» бәйгесендә «Гаилә шөгыле» номинациясендә җиңүче дип табылган. Бу хакта "Арча хәбәрләре" яза.

Россиянең 14 төбәге арасында Татарстанны яклаган арчалылар - район күләмендә генә түгел, республика горурлыгы да. Бөтенроссия бәйгесенә Мортазиннар гаиләсе юкка гына тәкъдим ителмәгән: Зилә Мортазина 2016 елда «Нечкәбил» республика бәйгесендә катнашкан, аның чыгышында гаилә традицияләре, бер-береңне хөрмәт итү чагылыш тапкан.

Үз казанышлары өчен, Зилә Мортазина якыннарына һәм туганнарына гына түгел, хезмәттәшләренә дә – Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабировага, укытучылар Тайфә Гидиятуллинага, Альмира Кәримовага, Игорь Пономаревка чиксез рәхмәтле.

Мортазиннарның киләчәккә планнары зурдан - алар хәзердән үк бер гаиләне "Нечкәбил" бәйгесенә әзерли башлаган. Моның өчен районда өч ел дәвамында Зилә Мортазина җаваплы булачак.

Тиздән алар Мәскәүгә - “Ел гаиләсе – 2017" илкүләм онлайн-бәйгесенең җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына барачак. Ә моңа кадәр, 24 августта, Мортазиннар гаиләсен Татарстан Президенты белән очрашу көтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10