ҺАВА ТОРЫШЫ +31 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган
Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде
Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды
Минзәлә театры “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куярга әзерләнә

Фән һәм мәгариф

Уфада август киңәшмәсендә башкорт теленә ярдәм итәргә чакырганнар

13 август 2017, 12:35

Киңәшмәдә иң тәэсирле сөйләшү туган телләрне өйрәнү темасына булган.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 12 августта Уфада мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе уздырылган. Төп тема итеп республикадагы тәрбия бирү системасы алынган. Әмма мәктәпләрдә туган телне өйрәтү мәсьәләсе буенча фикер алышу иң тәэсирлесе булган. Бу хакта "РБК " Яңалыклар сайты яза.

Аерым алганда,  республика прокуроры Андрей Назаров үз чыгышын әлеге мәсьәләгә багышлаган. Ул “Россия законнарына каршы килеп, балаларның теләкләреннән тыш, башкорт телен мәҗбүриләп өйрәтү" турында ата-аналарның мөрәҗәгатьләренә аңлатма биргән.

Андрей Назаров сүзләренчә, укыту планын сайлаганда, ата-аналарның хокуклары чикләнү бүген дә дәвам итә. Прокуратура тарафыннан тикшерелгән 42 мәктәптә башкорт теле программага мәҗбүри өйрәнү өчен кертелгән, шул ук вакытта әлеге предметны өйрәнү өчен, федераль Стандартка туры килгән дәреслекләр юк. «Бу мәсьәлә мәгариф министрлыгы тарафыннан әлегә хәл ителмәгән», - ди прокурор. Хәзерге вакытта прокуратура 8-9 классның укыту планыннан башкорт телен мәҗбүри предметлар исемлегеннән төшерүгә ирешкән.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үз чыгышында башкорт телен өйрәнүнең мөһимлеген аңлаткан. “Берничә ел элек башкорт теле югала башлады, һәм аны мәктәпләрдә өйрәтү, элмә такталар язу һәм башка чаралар телне саклап калуга юнәлдерелгән иде”, - дигән республика җитәкчесе.

Башкортстан башлыгы ата-аналарга мәсьәләнең мөһимлеген аңларга һәм карарларны уйлап кабул итәргә чакырган. «Хәзер берникадәр төзәтмәләр булыр, федераль стандартлар буенча үзгәрешләр керер, әмма, гомумән алганда, туган телләр өйрәнеләчәк», - дип йомгак ясаган ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10