ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камадагы биш катлы йортта ут чыгу бала арбасы янудан башланган

13 август 2017, 11:39

Янгын сүндерүчеләр фатирлардан 3 кешене урамга алып чыга.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Камадагы бер йортның подъездында ике бала арбасы яна башлаган, янгын сүдерүчеләр бишенче каттан өч кешене эвакуацияләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр миистрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдагы көнне көндез 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Төзүчеләр проспектының 6 нчы "Б" йорт подъездында беренче кат тамбурында янгын турында хәбәр килеп ирешә.

Гадәттән тыш хәл урынына 63 нче, 64 нче номерлы янгын сүндерү-коткару төркеме, шәһәрнең газ һәм электр челтәре хезмәте, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр беренче каттан башлап бишенче катка кадәр баскыч читлегендәге ишек һәм тәрәзәләрдән кара куе төтен чыкканын күрә, алар килгәнче, мөстәкыйль рәвештә, 10 кеше эвакуацияләнә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү барышында ике квадрат метрда ике бала арбасы януын ачыклый. Берничә минуттан янгынны сүндерәләр, әмма подъезд бик каты төтен белән тулган була. Бишенче катта яшәүчеләр ярдәм сорый, фатирлардан 3 кешене саф һавага алып чыгалар.

Нәтиҗәдә ике бала арбасы янып бетә.

Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, дип табыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10