ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Дин, Архив

Төрек хәйриячеләре Корбан бәйрәменә күчтәнәч тарата

13 август 2017, 12:01

Төркия гуманитар оешмалары 27 илдә бәйрәм чаралары әзерли.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Мөселманнар өчен изге Корбан бәйрәме алдыннан Төркиянең гуманитар оешмалары дистәләгән ил мохтаҗларына корбан ите өләшә. "Анадолу" хәбәр иткәнчә, Төркия гуманитар оешмалары 27 илдә бәйрәм чаралары әзерли.

Төркиянең кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, гуманитар ярдәм фонды (IHH) быел дөньядагы 2 миллионнан артык мохтаҗга ит таратырга ниятли.

Бердәмлек һәм игелек җәмгыяте (IYILIKDER) Якын Көнчыгышта, Азия илләрендә, Балканда һәм Африкада террорчылык корбаннары булган кешеләрнең якыннарына һәм туганнарына да әлеге изге көн күчтәнәчен җибәрергә уйлый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10