ҺАВА ТОРЫШЫ +31 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган
Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде
Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды
Минзәлә театры “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куярга әзерләнә

Җәмгыять

Аксубайда агитбригадалар кырга чыкты

13 август 2017, 04:00

Игенчеләр күтәренке кәеф бүләк иткәннәре өчен үзешчән артистларга рәхмәт әйттеләр һәм аларны тәмле һәм туклыклы төшке аш белән сыйладылар.

(Аксубай, 13 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары").  Игенчеләргә халык аерым ихтирам белән карый. Хезмәт кешеләре һәрвакытта да хөрмәткә лаек булдылар һәм шулай булып калачак та. Чәчү һәм урып-җыю вакытлары – авыл халкына хас зур билгеләнешкә ия вакыйга. Мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригадалар һәр елны игенчеләрнең кәефләрен күтәрер өчен басу-кырларга чыгалар. Быел беренче десант Чуаш Енорускиносы авылы кырына “төште“. Монда “Аксу Агро“ комбайнчылары эшли иде. Алар төшке ашка туктадылар. Басу читендә аларны кыр кухнясы гына түгел, ә Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы белән бергә җирлек территориясендә эшләп килгән биш мәдәният учагы хезмәткәрләре һәм шулай ук “Çăлкуç“ ансамбленең дә көтеп торуын күреп сөенделәр, дип яза җирле басма.

Валерий Альметкин игенчеләргә, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, һава торышы уңай булсын, дип теләде.

– Без, игенчеләрнең күңелләрен күрер өчен, ел саен кырга концерт программасы белән чыгабыз, чөнки монда безнең якыннарыбыз да хезмәт куя. Игенчеләргә дан, безнең җырларыбыз аларны алга таба тагын да яхшырак, тырышыбрак эшләргә рухландырсын иде! – дип уртаклашты Иске Ильдеряк авыл мәдәният учагының сәнгать җитәкчесе Римма Зольникова.

Үзешчән артистлар кыр хезмәтчәннәрен ипи-тоз, милли куас белән сәламләделәр. Киң кырлар буйлап гармун моңнары астында уңган хезмәтчәннәргә, киеренке урак өстенә багышланган җырлар, чуаш телендә такмаклар яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре комбайнчыларга авыр, әмма мактаулы хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән кыр чәчәкләре алып килгәннәр.

Шуны әйтеп үтәсе килә, басу-кырларда аларның якыннары да эшли, димәк алар үз кешеләрен сөендереп, концерт программасы хәзерләп килгәннәр.

– Ирем Владимир – комбайнчы, улым Олег – аның ярдәмчесе. Без аларны өйдә күрмибез дә диярлек, әмма үпкәләмибез, чөнки җәйге көн – ел туйдыра дигән мәкальнең мәгънәсен яхшы аңлыйбыз. Таңнан таңга кадәр тир түгү бер дә җиңел түгел, – дип сөйли концертта катнашучыларның берсе Любовь Овчинникова. – Без аларга йөрәк түреннән чыккан җырларыбызны бүләк итәбез һәм өйдә көтеп калабыз.

Игенчеләр күтәренке кәеф бүләк иткәннәре өчен үзешчән артистларга рәхмәт әйттеләр һәм аларны тәмле һәм туклыклы төшке аш белән сыйладылар, диелгән район хәбәрләрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10