ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Җәмгыять, Архив

Казан халкын өй кайнатмасы ясау бәйгесенә чакыралар

12 август 2017, 17:06

Ул "Казан ярминкәсендә" оештырылачак "Татарстан кайнатмасы" фестивале кысаларында уза.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Казан халкын өй кайнатмасы ясау бәйгесенә чакыралар, ул "Казан ярминкәсендә” оештырылачак  “Татарстан кайнатмасы” фестивале кысаларында уза. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бал һәм алма спасына багышланган фестивальдә теләге булган һәр кеше кайнатма ясауда осталыгын күрсәтә ала. Аның өчен гариза бирергә һәм бер банка кайнатма алып килергә кирәк. Бәйге төрле номинацияләрдә барачак.Җиңүчеләрне призлар, 25 килолы шикәр комы да көтә.

Фестиваль “Россия товарлары атналыгы” кысаларында 16-20 августта үтә. Нәтиҗәләр 20 августта чыгарыла. "Казан ярминкәсенә” керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10