ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты
Казанда 350дән артык кеше триатлон ярышларында катнашты
Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасының кискен төшүе көтелә

Җәмгыять

Төнлә һәм иртән урыны белән томан фаразлана

12 август 2017, 15:49

Татарстанда 13 августта алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә, дип кисәтә синоптиклар. Төньятан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.

Татарстанда төнлә һаваның минималь температурасы – +8..+13, көндез максималь температура +20..+25 градус булчак.

Казанда 13 августта алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә – +11..+13, көндезге сәгатьләрдә +22..+24 градус җылы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10