ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Бердәм имтиханнан 100 балл җыючыларга: Сезгә, һичшиксез, ихтыяҗ булачак

12 август 2017, 13:24

Татарстанда быел 123 укучы Бердәм дәүләт имтиханыннан 100әр балл җыйды.

(Иннополис, 12 август, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополис шәһәрендә IT-лицейда Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.

“Мин сезне тормышыгыздагы зур җиңүегез белән котлыйм. Бу зур җиңү дип уйлыйм, чөнки мәктәп белемен алу этабы ул  – космоска чыгу кебек. Үзегезнең тырышлык, үҗәтлек, укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә сез шушы уңышка ирештегез”, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты булачак студентларга.

Татарстан Президенты яшьләргә тукталып калмыйча, белемнәрен яңартып торып, алга атларга киңәш итте. “Бер урында басып тору – артка бару белән бер. Без алга барырга тиеш”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы чыгарылыш сыйныф укучыларының илнең төрле югары уку йортларына баруларын, моның исә яңа бәйләнешләр һәм коммуникацияләр булдыруда файдалы икәнен билгеләп үтте. Шул ук вакытта Президент кичәге укучыларны төбәктә файда китерүләренә өмет белдерде.

“Үзегезне кайда уңышлырак итеп күрәсез, шунда табарга тиешсез, – диде ул. – Минем уйлавымча, сезгә Татарстанда, һичшиксез, ихтыяҗ булачак”.

Котлау сүзләреннән соң очрашуның сорау-җавап өлеше башланып китте. Бердәм дәүләт имтиханына карата карашын сорагач, Татарстан лидеры хәзерге вакытта бәяләүнең башка формасы юк, дип җавап бирде һәм моңа нормаль караш кирәк, диде. “Әгәр дә кеше имтихан тотмый икән, ул көндәшлеккә сәләтле була алмый”, – дип белдерде Президент.

Бөгелмә шәһәреннән 6 нчы мәктәп укучысы Гөлннара Латыйпова Президенттан киләчәктә нинди һөнәрләр актуаль булачагы хакында да сорады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәт базарын үзгәрешләр көтә.

“Хәзерге вакытта кеше 5-6 тапкыр һөнәр алаштырырга мөмкин, үзгәрешләр булып тора, сез дә шулай булырсыз. Күп кенә нәрсәләр энергетикада, медицинада, биотехнологиядә, IT-технологияләрдә үзгәрешләр белән бәйле. Минем уйлавымча, әлеге өлкәдә эшләүчеләргә ихтыяҗ булачак”, – диде ул.

Сүз уңаенанн, Татарстанда быел 123 укучы Бердәм дәүләт имтиханыннан 100әр балл җыйды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10