ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Хәвеф-хәтәр

Шри-Ланканың көньягында ирле-хатынлы Россия туристлары һәлак булган

12 август 2017, 12:28

Төнлә туристлар утырган мотоцикл автобус белән бәрелешкән.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Шри-Ланка буйлап мотоциклда сәяхәт иткән Россия туристлары илнең көньягында юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Бу хакта Коломбодагы Россия илчелеге хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы җиткерә.

32 яшьлек Александр Лавренев һәм 27 яшьлек Наталья Лавренева утырган мотоцикл җомгага каршы төндә автобус белән бәрелешкән, дип сөйләгәннәр агентлыкка илчелектә. Юл-транспорт һәлакәте тиз йөрешле Коломбо–Галле–Матара автомагистралендә килеп чыккан. Россия туристлары алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән. Автобус йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте булган җирдән качып китсә дә, аны берничә сәгатьтән токарлаганнар, ул кулга алынган.

Тикшерүне Велигама полициясе алып бара, Россия илчелеге Шри-Ланкада кирәкле барлык чараларны күрә һәм хәлне контрольдә тота, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10