ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстанда "Руль артында йоклама" проекты эшли башлады

12 август 2017, 11:23

Белгечләр фикеренчә, юл-транспорт һәлакәтенең 20 проценты руль артында йоклап китү белән бәйле.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Татарстанда Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең “Руль артында йоклама” пилот проекты эшли башлады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара йокысы бозылган һәм дәвалау кирәк булган автотранспорт йөртүчеләрне ачыклау максатыннан профилактика буларак үткәрелә. Әлеге җитди авыру “Апноэ сна” дип атала.

Искәртеп үтик, 2016 елда Татарстанда зыян күрүчеләр теркәлгән 5073 һәлакәттә 451 кеше үлгән. Белгечләр фикеренчә, барлык юл-транспорт һәлакәтенең 20 процентка кадәре руль артында йоклап китү белән бәйле. Алар әйтүенчә, йокы бозылу синдромы яшерен, җитди проблема булып тора.

Пилот проектта ПАТП-2, ПАТП-4, “Буревестник” транспорт компаниясе һәм башкалар катнаша. Анда эшләүчеләр махсус анкеталаштыру үтәчәк. Тест нәтиҗәсендә контроль төркем ачыклана. Йокылары бозылучылар ачыклангач, алар полисомнография – йокыны тикшерү үтәчәк. Чараны Казан Сәламәтлек саклау идарәсе, ЮХИДИ идарәсе, “Ваше здоровье” фәнни-тикшеренү сомнология үзәге һәм Казан дәүләт медицина университеты оештыра, дип хәбәр иткән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10