ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Дөньядагы иң карт ир-ат 113 яшендә вафат булган

12 август 2017, 09:14

Исраэль Криштал 1903 елның 15 сентябрендә Польшада туа.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Җир йөзендәге иң карт ир-ат, Израильнең Хайфа шәһәрендә яшәүче Исраэль Криштал 114 нче яшендә вафат булган. Бу хакта бүген Haaretz газетасы хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Исраэль Криштал 1903 елның 15 сентябрендә Польшада туа. Холокост кичергән яһүди 2016 елның 19 гыйнварында Япония карты Ясутаро Коидэ вафат булганнан соң иң өлкән ир-ат булып игълан ителде. Анысы 113 яшен тутырырга өлгермәгән иде.

Хәзерге вакытта җирдә иң карт кеше булып Ямайкада яшәүче карчык – 1990 елның 10 мартында туган Вайолет Браун санала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10