ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Азнакайда Ишек алды бәйрәмнәре узды

12 август 2017, 09:00

Ишек алды бәйрәмнәре – ул булган проблемаларны уртага салып сөйләшү чарасы да.

(Азнакай, 12 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова).  Азнакай шәһәрендә ишек алды бәйрәмнәре башланды. Беренчеләрдән булып аңа “Наш дом “Восход” идарәче компаниясе старт бирде. Нефтьчеләр урамындагы 28, Солтангалиев урамындагы 22 һәм Болгар урамындагы 27 нче йортта яшәүчеләр үзара аралашып, Мәдәни үзәк каршында эшләп килүче “Ихлас” фольклор ансамбленең җыр-биюләрен тамаша кылып, спорт уеннарында көч сынашып, күңел ачтылар, дип яха җирле басма.

– Ишек алды бәйрәмнәре – ул булган проблемаларны уртага салып сөйләшү чарасы да, – дип билгеләп узды муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында. Ул халыкны кыскача җирлегебездә бара торган эшләр белән таныштырды. Кварталның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга, юбилярларга, иң нәни гражданына бүләкләр тапшырды.

– Безнең кварталда яшәүчеләр тырышлар, ишек алларын гөл итеп тоталар. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез, – ди идарәче компаниянең халык белән эшләү буенча инспекторы Фәнүзә Сәмигуллина.

Халык та алар эшеннән кәнәгать.

– Бик чиста бар җирләребез дә. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, игътибарсыз калдырмыйлар, – ди Иван Касыймов.

Бәйрәмгә күргәзмәгә кул остасы Наҗия Насыйрова бәйләм әйберләрен алып чыккан.

– Пассажир автотранспорты предприятиесендә кондуктор, контролер булып эшләдем. Хәзер ветераннар советы әгъзасы. Рәхмәт җитәкчебезгә, истәлекле урыннарга сәяхәтләргә йөрибез. “Хәтирә” ансамблендә җырлыйм. Буш вакытларымда бәйләргә яратам. Бәйрәм саен чыгам шулай эшләрем белән, – ди ветеран.

Бу көнне әлеге ишек алдында район хакимияте, спортны алга сөреп, волейбол ярышлары да оештырды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10