ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсе районында 47 яшьлек балыкчы батып үлгән

11 август 2017, 19:22

Фаҗига Чулман елгасында булган.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Балык Бистәсе районында балыкчы батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
 
Кичә кич 112 бердәм коткару хезмәтенә Чулман елгасында юкка чыккан кеше турында хәбәр кергән. Юкка чыккан ир-атның хатыны сүзләренә караганда, аның 47 яшьлек ире 9 августта балыкка чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Ир-ат моторлы көймәдә булган һәм элемтәгә соңгы тапкыр кичә кич чыккан. 
 
Бүген көндез коткаручылар ир-атның Урахча авылы тирәсендә елгада үле гәүдәсен табып алган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10