ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Дин

Кырымда хаҗ кылырга баручылар саны арткан

11 август 2017, 15:48

Хаҗ сәфәре кылуның бәяләре дә арзанайган.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кырымда хаҗ кылырга баручылар саны арткан. Бу хакта бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфти урынбасары Айдер Исмәгыйлев хәбәр итте.

“2014 елга кадәр хаҗга баруны Кырым мөселманнары Диния нәзарәте оештыра иде һәм барлыгы 160лап кеше генә хаҗга бара алды. Хәзер исә 360-370 кеше бара ала”, - ди Айдер Исмәгыйлев.

Ул шулай ук хаҗ кылуның бәяләре арзанаюны да билгеләп үтте. Моннан 3 ел элек изге гамәл кылу якынча 3,6 мең АКШ доллары торса, хәзер исә Кырымнан хаҗ кылуның “эконом” варианты 2,2 мең доллар, “комфорт” 2,9 мең доллар, “бизнес” 3,6 мең доллар тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10