ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды
Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты

Хәвеф-хәтәр

Роспотребнадзор Татарстанның биш пляжында коенырга рөхсәт итми

11 август 2017, 15:13

Су тикшерелгәннән соң нәтиҗәләр “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Комсомольский” пляжлары коеныр өчен гигиена таләпләренә җавап бирми, дип табылган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Татарстанның биш пляжында коенырга тәкъдим итми. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, су тикшерелгәннән соң нәтиҗәләр Казанда “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Комсомольский”, шулай ук Алабуга пляжлары, Баулы районында йөзү бассейны коену өчен гигиена таләпләренә җавап бирми, дип табылган.

“Суны тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, ул гигиена нормативларына туры килми, әлеге сулыкларны файдаланучы оешмаларга коенырга ярамау турында кисәтү аншлаглары кую турында тәкъдимнәр юлланды. Суның сыйфаты гигиена нормативларына туры килмәгәнлектән, коену тыела”, - дип җиткерәләр идарәнең матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10