ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары иртәгә һава торышы бозылу турында кисәтә

11 август 2017, 14:02

Татарстан территориясендә 12 августта төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары республикада һава торышы бозылу турында кисәтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан синоптиклары мәгълүматлары буенча, 12 августта төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Яңгыр вакытында секундына 15 – 18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булачак дип фаразлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10