ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше барачак

11 август 2017, 12:18

Республика мөселманнары өчен өстәмә 500 квота бүлеп бирелгән.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше барачак. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Россиягә 20,5 мең квота гына биргән булса да, соңрак өстәмә 3 мең урын алынган. Шуларның 500е Татарстанның булачак хаҗиларына бүлеп бирелгән.

Бу хакта бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.

Билгеле булганча, Татарстаннан хаҗ кылырга мөселманнарның бер өлеше иртәгә, шимбә көнне кузгалачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10