ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда документларсыз 2 тоннага якын тере кысла төялгән машина тоткарланган

11 август 2017, 11:43

Транспорт чарасы Чаллыда Түбән Камага бару юлындагы "Автостанция" тукталышында туктатылган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстанда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе һәм Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре 1,7 тонна тере кысла партиясен тоткарлаган.

Транспорт чарасы Түбән Камага бару юлындагы “Автостанция” тукталышында туктатылган. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, йөк Ростов өлкәсе Батайск шәһәренә озатыласы булган.

"9 августта 14.00 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе һәм Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камага бару юлындагы “Автостанция” тукталышында тоткарлаган транспортта 1700 килограмм тере кысла барлыгы ачыклана. Товарга тиешле документлар булмый. Чаллы инспекторлары тарафыннан  Россия Административ хокук бозу кодексының 10 нчы маддәсе 2 нче бүлеге нигезендә беркетмә төзелде”, – диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10