ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәрендә стадион төзелеше барышын карады

10 август 2017, 21:37

Стадион якын вакытта кулланышка тапшырылачак: заманча спорт объектының мәйданы 4 гектарны алып тора.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Нурлат районына эшлекле сәфәре барышында футбол стадионы төзелеше барышы белән танышты, дип яза районның “Дуслык” газетасы.

Стадион якын вакытта кулланышка тапшырылачак. Заманча спорт объектының мәйданы 4 гектарны алып тора. Районда әлеге проектны “Газводстрой” төзелеш оешмасы тормышка ашыра. Стадион трибунасы мең кешегә исәпләнгән.

Объектның әйләнә–тирәлеге дә тәртипкә китереләчәк. Татарстан Президентының иҗтимагый киңлекләрне үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман республика җитәкчесенә киләсе 2018 елда Нурлатта уңайлы шәһәр мохитен булдыру, иҗтимагый киңлекләрне үстерү проектын да тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10