ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор маникюр салоннарына йөрүчеләр өчен үз тәкъдимнәрен бастырган

10 август 2017, 08:18

Идарә тармагы андый салонда эшләүчеләрнең гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар итәргә кирәклеген искәртә.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) популярлык артуны күздә тотып, маникюр һәм педикюр салоннарында булучылар өчен тәкъдимнәр исемлеге бастырып чыгарган. Бу хакта “Известия” хәбәр итә. 

Идарә тармагында гражданнарга санитар кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итәләр. Гепатит, ВИЧ-инфекция, гөмбә авырулары һәм башка йогышлы авырулар таралудан саклану өчен оста эш кораллары һәм аяк-куллар өчен махсус савытлар тиешенчә дезинфицияләргә тиеш, диелә тәкъдимнәр исемлегендә.

Иң беренче чиратта бинаның һәм салондагы җиһазларның чисталыгына игътибар итәргә кирәк, дип ассызлыклы идарә белгечләре.

Идарә тармагы биредә эшләүчеләрнең гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар бирергә кирәклеген искәртә, кимчелекләр булганда Роспотребнадзорга хәбәр итүләрен сорый. Тәкъдимнәр исемлеге булдыру әлеге салоннарның популярлыгы үсүгә бәйле.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10