ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда бишенче каттан егылып төшкән баланың хәле авыр бәяләнә

8 август 2017, 21:49

Кыз бала Кама медицина балалар үзәгенең реанимация бүлегендә дәвалана.

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Валерия Белова). Чаллыда йортның бишенче катыннан егылып төшкән биш яшьлек кыз баланың хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кама медицина балалар үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.

"Баланы башта, баш миенә компьютер томографиясе үткәрү өчен, Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә салдылар. Аннан соң аны Кама медицина балалар үзәгенең реанимация бүлегенә алып килделәр. Хәзер табиблар тикшерү уздыра һәм кирәкле ярдәмне күрсәтә. Баланың хәле авыр дип бәяләнә", – дип белдерде Диләрә Эстрина.
 
Бала бүген 12.30 сәгатьтә, бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10