ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Волгоградта Россия Хөкүмәте рәисе үткәргән киңәшмәдә катнашты

8 август 2017, 20:04

Киңәшмә Идел елгасын саклауга багышланган иде.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эшлекле сәфәр белән Волгоградта булды. Биредә ул «Идел елгасын саклау, пычрануны булдырмау һәм рациональ куллану турында»гы киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волгоградтагы чараны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Киңәшмәдә илнең 15 төбәге, федераль министрлык һәм идарә җитәкчеләре катнашты.

«Аерым игътибарны Идел-Ахтүбә тугайлыгын саклауга бирергә кирәк. Ахтүбә елгасын, Волгоград сусаклагычын өстәмә су белән тәэмин итү таләп ителә. Гомумән алганда, гидротехник корылмаларының үткәрү мөмкинлеген яхшырту сорала. Төбәкләр Иделне саклау буенча үз проектларын булдырырга тиеш», – дип ассызыклады Дмитрий Медведев.

Хөкүмәт рәисе Идел елгасы Россия икътисадының төп юлы булып торганын белдерде.

"Ул бик мөһим юл, шәһәр һәм бистәләр, сәнәгать оешмалары, авыл хуҗалыгы өчен су һәм энергия чыганагы. Иделгә Россиянең барлык пычрак суларының өчтән бере агып төшә. Сәбәбе сәнәгать һәм муниципаль чистарту корылмаларының физик яктан тузуы һәм технологик яктан артта калуы, түбән нәтиҗәлелеге. Шулай ук елга баткан суднолар белән дә тулган. Экологлар фикеренчә, Идел елгасы үзен чистарту мөмкинлекләрен сарыф итеп бетергән. Елга яңадан чиста булсын өчен зур эш башкарырга кирәк. Шуның өчен без Иделне саклау һәм чистарту буенча яңа проектка тотындык", – диде Дмитрий Медведев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10