ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында тыелган урында төнлә су коенган егет батып үлгән

8 август 2017, 11:46

Фаҗига Боровое Матюшино ял базасы янында Идел култыгында булган.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Лаеш районында Иделдә 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗигале хәбәр кичә кич 112 бердәм коткару хезмәтенә килеп ирешкән. Ачыкланганча, фаҗига Боровое Матюшино ял базасы янында Идел култыгында булган. Биредә су коену тыелганын күрсәткән билге булса да, 19 яшьлек егет суга кергән һәм төпкә киткән.

Коткаручылар егетнең үле гәүдәсен судан чыгарган, фаҗиганең беренчел сәбәпләре – тыелган урында төнлә су коену.

Салкын суда аякны көзән җыерырга, моннан тыш, салкын суга кинәт чумган кешенең йөрәге туктарга, температура үзгәреше белән сулыш алуы өзелергә мөмкин. Егетнең үлем сәбәпләрен суд-медицина экспертизасы ачыклаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10