ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия Олимпия җыелмасы Канада хоккейчыларын отты

7 август 2017, 21:08

Исәпне "Ак Барс" һөҗүмчесе Станислав Галиев ачты.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россиянең Олимпия җыелмасы Сочида уза торган Sochi Hockey Open-2017 сезон алды хоккей турнирында Канада җыелмасын отты – 3:2.

Әлеге уенда исәпне беренче булып Россия хоккейчылары ачты – "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Станислав Галиев турнирда икенче алкасын кертте. Беренче период уртасына боз хуҗалары исәпне тагын да арттыра төште: "Салават Юлаев" уенчысы Артём Фёдоров уңышка иреште – 2:0.

Икенче периодта Канада хоккейчылары исәпне тигезләсә дә, Россия командасы алга чыгарга көч тапты. Өченче период азагына кадәр әлеге исәп үзгәрешсез калды.

9 августта Россия Олимпия җыелмасы турнирның финалында СКА командасы белән очраша.

Хоккей. Sochi Hockey Open-2017. Россия Олимпия җыелмасы – Канада – 3:2 (2:0, 1:2, 0:0).
 
1:0 Галиев (Капризов, 04:52)
2:0 Фёдоров (Григоренко, 10:13)
2:1 Норо (Эббет, Козун, 23:02)
2:2 Брюле (Рэйонд, Козун, 29:53, күплектә.)
3:2 Любимов (Фёдоров, Григоренко, 34:29, күплектә)

Капкачылар: Шестёркин – Пулен.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10