ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мөслимдә республика конференциясенең беренче көне тәмам

7 август 2017, 18:25

Мәскәү, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән белгечләр үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

(Мөслим, 7 август, "Татар-информ", "Авыл утлары", Айгөл Латыйпова). Мөслимдә республика конференциясенең беренче көне тәмам , дип яза җирле басма.

“Татарстан Республикасында мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы” . Әлеге темага багышланган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе үз эшен башлады. Бүген “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Федераль дәүләт мәгариф стандарты (ФГОС) кертү шартларында этномәдәни компонетны гамәлгә ашыру” исеме хакында республика мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре киңәшә. Утырышны ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты.Ул мәгариф хезмәткәрләрен август киңәшмәсе белән котлады.

— Федераль программалар ярдәмендә республикада 156 балалар бакчасы тапшырылды. Алда тагын 7 балалар бакчасын ачу көтелә. Алдагы биш елда икенче программа гамәлгә керә, аның нигезендә 900 мәктәпкәчә белем бирү йортына ремонт ясалачак. Шулай да әлегәчә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына игътибар тиешле дәрәҗәдә бирелмәде әле, — дип ассызыклады министр. Кояшкай” балалар бакчасына кунакка кергән Э. Фәттахов соклануын яшермәде:

— “Кояшкай” балалар бакчасы ремонттан соң хан сарае кебек затлы, — диде ул.

Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин тәбрикләде.

—Балаларны тәрбияләү – киләчәккә инвистиция ул. Шуңа да аларга уңайлы мөхит тудырырга кирәк. Мөслим районы “Традицияләрне саклап — заманчалыкка” эш девизы белән яши һәм эшли. Шәһәрдәге кебек үк шартларда, ләкин татар икәнлегебезне онытмый, милли тәрбия алып үсә бездә балалар, — диде район башлыгы.

Министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов “ТРнда мәктәпкәчә белем бирү: актуаль проблемалар һәм үсеш перспективалары” темасына чыгыш ясады. “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәлелеге” рейтингында Мөслим районы республикада беренче унлыкта. И. Мөхәммәтов әйтүенчә, әлеге рейтингта ноль балл җыйган районнар да хәтсез. Димәк, районыбызда күп эшләр эшләнгән, нәтиҗәләр куандырырлык.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов “Регонның этномәдәни компонентын исәпкә алып, балалар бакчаларында ФГОС таләпләренә туры килгән мәгариф процессын модельләштерү” хакында сөйләде. Мәгариф һәм фән министры бер төркем тәрбиячеләрне “Мәгарифтә уңышлары өчен” күкрәк билгесе, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбиягә керткән зур өлешләре өчен министрлыкның Мактау грамоталары белән бүләкләде. Алар арасында якташыбыз, Баланлы авылы “Баланкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйлә Закирова да бар. Район мәгариф учреждениеләренә методик һәм гамәли ярдәме өчен Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Раушания Шәрифуллина Мәгариф һәм фән министрлыгың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рина Бәдриева “Мәктәпкәчә белемнең сыйфатын үстерү һәм бәяләү” турында чыгыш ясады. Мәскәү, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән белгечләр үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Август киңәшмәсенең беренче көне эшлекле рухта, нәтиҗәле үтте,диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10