ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда матәм көне игълан ителде

7 август 2017, 10:42

7 август төнендә Бөрө районы Үгез авылында коточкыч фаҗига булып, янгында тугыз кеше һәлак булды.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Дүшәмбе, 7 август, Башкортстанда матәм көне итеп игълан ителде. Тиешле указны, Бөрө районында янгында һәлак булучылар сәбәпле, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов имзалаган, дип җиткерә “Башинформ”.

Исегезгә төшерәбез, бу төндә Башкортстанның Бөрө районы Үгез авылында агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән. 

“Бөрө районының Үгез авылында коточкыч фаҗига булып, янгында тугыз кеше, һәлак булган. Шуның бишесе – балалар. Дүрт балалы яхшы гаилә, аларга кунаклар килгән булган, күршеләре кергән. Бик аяныч хәл. Туганнарының кайгысын уртаклашам”, – дип шәрехләгән төбәк башлыгы.

Республика хөкүмәтенә туганнарына мәгълүмат бирү өчен “кайнар линия” булдыру һәм Бөрө районы хакимиятенә җирләү эшләрендә ярдәм күрсәтү йөкләнгән.

Искәртеп үтик, Тикшерү комитеты тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексы 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеме) буенча җинаять эше кузгатылды. Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзексезлеге, диелде.

Җинаять эшен тикшерүне Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Русанов үз шәхси күзәтүенә алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10