ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда 9 кешенең үлеменә китергән янгын төзек булмаган электрүткәргечтән чыккан

7 август 2017, 08:21

Тикшерү комитеты беренчел фаразларын җиткерде.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Башкортстанның Бөрө районы Үгез авылындагы тугыз кешенең үлеменә китергән янгын электрүткәргечләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Россия Федерациясе Җинаять кодексы 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеме) буенча җинаять эше кузгатылды. Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзексезлеге", – дип җиткергән ул.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның Үгез авылында агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелде, тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде. 

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10